Балалар ачышлары көне (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә мәктәп укучылары өчен «Балалар ачышлары көне» Бөтенроссия бәйрәменә һәм Россиядә Фән һәм Технология елына багышланган «Булмаганнар да була. Фән һәм сәнгать» дип аталган очрашу узды.   

IMG-20210120-WA0076
IMG-20210120-WA0075
IMG-20210120-WA0074

Чара кунаклары бүгенге көндә Фән һәм Сәнгатьнең мәгънәсе турында белде – алар үзара көндәшләрме, әллә дуслармы, нәрсә өйрәнәләр, кеше тормышында нинди роль уйныйлар, үзара нинди бәйләнештә һәм нәрсә белән аерылып торалар – балаларда туган төп сораулар.  
Балалар кешелекнең үсеш юлында фән һәм сәнгатьнең үзара бәйләнешен үз күзләре белән күрде. Алар тәкъдим ителгән «Фән һәм сәнгать. Фәнни белем һәм сәнгатьчә белем» дип аталган китап күргәзмәсе белән танышты, ә фәнни тематика буенча ясалган гадәти булмаган күләмле макетлар беркемне дә битараф калдырмады. 
Очрашу азагында укучылар кәгазь һәм пластик техникасында эшләнмәләр ясады, алар архитекторлар да, төзүчеләр дә, дизайнерлар да булды. 
Балалар фән һәм сәнгатьнең аерылыгысыз булуына инанды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: